Апаста узган “Тоннель” операциясе кайбер машина йөртүчеләргә күңелсезлек белән төгәлләнде

2018 елның 27 июле, җомга

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Апас-Каратун юлының Апас бистәсендәге Тукай урамы киселешендә чираттагы “Тоннель” операциясе узды.

Район юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре юллардагы иминлекне тәэмин итү максатыннан, кагыйдә бозу очракларын ачыкладылар, профилактика-аңлату эшләре алып бардылар. Нәтиҗәдә, 2 машина йөртүченең транспорты техник яктан төзексез икәнлеге билгеле булган, 2 транспорт чарасының регистрация билгеләре укылмаган, 1 машина йөртүче исә гомерен куркыныч астына куеп, руль артына куркынычсызлык каешын эләктермичә утырган. Кагыйдәне санламыйча юлга чыккан машина йөртүчеләргә бу ваемсызлыклары өчен җавап бирергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International