-Бу мөрәҗәгатьләрнең күбесе хезмәт бәхәсләре, кыска вакытлы ялга чыгу, хезмәткә түләүдә тоткарлыклар, хезмәт хакын вакытында алмау белән бәйле. Шул нигездә райондагы бер предприятие җитәкчесенә карата прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә 10 мең сумлык административ җәза кулланылды. Прокурор тикшерүләреннән соң районда тагын берничә эш бирүчегә карата шундый кырыс чаралар күрелде,-дип хәбәр итә прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов.