31.07.2018 ел мәгълүматлары буенча ФГБУ "Татарстан республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда 3-4 класс янгын куркынычы күзәтелә:
1 класслы янгын куркынычы фаразланмый.
2 класслы янгын куркынычы фаразланмый.
Уртача (3 класс) янгын куркынычы 17 муниципаль районнарда фаразлана: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән,Зәй, Кукмара, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Сарман, Теләче, Тукай МР, Яр чаллы һәм Казан шәһәрләре.
Зур (4 класс) янгын куркынычы 28 муниципаль районнарда фаразлана: Әгерҗе, Апас, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Буа, Бөгелмә, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы , Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Яңа Чишмә, Нурлат, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тәтеш, Чирмешән, Чистай, Ютазы МР.