Узган җомга кичендә Үзәк ял паркы кабат моңга күмелде. Биредә яраткан җырчыбыз Резеда Шәрәфиева һәм Минзәлә районы үзешчәннәре апаслыларга күңелле тамаша тәкъдим итте.
Апаслылар артистларны “Әнәле чишмәсе”ндә җыр-моңнар, баллы чәк-чәк белән каршы алдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев кунакларны сәламләп, райондашлар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.
Эштән кайту белән халык ял паркына ашыкты. Биредә коймак, шашлык пеште, чәй кайнады. Балалар батутта сикерделәр, уен мәйданчыгында шау-гөр килделәр. Апаслылар амфитеатр мәйданына агылды. Биредә алар хөрмәтенә яраткан җырчыбыз Резеда Шәрәфиева һәм Минзәлә районы үзешчәннәре моңлы җырларын, дәртле биләрен тәкъдим иттеләр.