Районыбыз басу-кырларында эшнең иң кызган мәле

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Игенчеләр көнне-төнгә ялгап икмәк язмышы өчен көрәшәләр. Барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылган. Кырга барып тәмле итеп ашаталар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе кырларда булып, хуҗалык җитәкчеләре, механизаторлар белән даими очрашып, ягулык белән тәэмин ителешне, техниканың төзеклелеге мәсьәләләре белән таныша. Килеп туган сорауларны урында ук хәл итәләр.

 

Горбунов берләшмәсе игенчеләре Бакырчы бүлекчәсенә караган 110 гектарлы кырда арпа суктыру эшенә керештеләр.

– Басу-кырларыбыз көннән-көн өлгереп бара. Бүгенге көндә агрофирма буенча 42 комбайн суктырган икмәкне 38 машина Каратун ашлык кабул итү пунктына һәм ындыр табакларына ташый. Берләшмәләр үзләренә чәчүлек тә әзерләп баралар. Урып-җыю эшләре белән бергә терлек азыгы әзерләү һәм җир сукалау да үрелеп бара, - ди агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.

Югары Балтайда яшәүче Илдүс абый Кәлимуллин дүрт дистәгә якын механизатор булып эшли.

– Армия хезмәтеннән кайтканны бирле туган авылымда төпләнеп калдым. Ел әйләнәсе техниканы алыштырып кына торам. Үзем җир эшкәртәм, чәчәм, өлгергән уңышны җыеп алулары бик тә күңелле, - ди ул хозурланып.

Яшьләр дә өлкән механизаторлардан калышмый. Алмаз Сәләхетдинов белән Артур Хәбибрахманов экипажы һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара.

– Туган авылымда төпләнеп калдым. Ике бала үстерәбез. Авылда калуыма бер дә үкенмим. Яши белсәң, тырыш булсаң кайда да уңышка ирешеп була, -ди Алмаз. Артур да дусты Алмаз белән өченче сезон урып-җыю чорында комбайнга утыра. Бер-берсен аңлап тырышып эшли алар.

Дәүләки бүлекчәсенең 104 гектарлы кырда икенче кат люцер җыю эшенә керештеләр. – Беренче кат печән җыеп 19 мең тонна сенаж салдык, 2500 тонна печән җыйдык. Берләшмәнең кышка терлек азыгы җитәрлек булды. Күргәнегезчә, икенче кат печәнгә төштек. Монысын пай җирләренә һәм хезмәт хакына бирә башлыйбыз, - диде берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов.

Шаулап торган печән кырында эшне беренчеләрдән булып Рамил Рәхмәтуллин “Макдон” тракторында башлап җибәрде.

– Әле кайчан гына печәнгә төшкән иде. Инде менә икенче катка да өлгерде. Соңгы арада яуган яңгырлар бик әйбәт булды. Күкрәп уңган печәнне чабып бару үзе күңелле. Туган җиремне, хезмәтемне яратып башкарам, -ди Рамил абый.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31нче июльгә район буенча барлыгы 5401 гектар мәйданда 12559,6 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Бер гектарга уртача 23.3 центнер уңыш чыга. Барлыгы 1231 гектардан 2830 тонна көзге арыш уңышы җыеп алынды. Уңыш 23.0 центнер. 9481,6 тонна көзге бодай амбарларга салынды. Уңышы 23.4 центнер. Горбунов берләшмәсе 165 тонна арпа җыеп алды, уртача уңыш 38.4 центнер.

 

Бүгенге көнгә “Свияга” агрофирмасы буенча 5067 гектар басу-кырлардан 11761 тонна бөртеклеләр җыеп алынган. Уртача уңыш 23.2 центнер тәшкил итә. Горбунов берләшмәсе көзге культураларны 100 процент җыеп, амбарларга салды. Әлеге берләшмәдә 2943 гектармәйданда суктырылган ашлык күләме 6462 тонна. Бер гектардан уртача 22 центнер уңыш чыга. Йомралы берләшмәсендә 619 гектардан 1423 тонна ашлык суктырып алынды. Уңыш 23 центнер. Әлмәндәр берләшмәсе 1171 гектардан 2925 тонна икмәк җыеп алды, уңыш 25 центенр. Апас берләшмәсе 334 гектар мәйданда 951 тонна ашлык суктырган. Уңыш 28.5 центнер тәшкил итә. “Табар” хуҗалыгы 45 гектардан 114.6 тонна иген суктырган, уңышы 25.5 центнер. АгроАктив хуҗалыгы 100 гектар мәйданда 230 тонна бөртеклеләр җыеп алган, уңышы 23 центнер. “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында 129 гектар мәйданда 322тонна икмәк җыеп алганнар, уңыш 25 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International