Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкиле Апаста кунакта булды

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Бүген Апаска Берләшкән Милләтләр Оешмасының Баку шәһәрендәге вәкиллегендә эшләүче якташыбыз Динара Хәйруллина килде.

Аны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров каршы алды. Иң элек ул “Туган якны өйрәнү” музеенда булды. Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов районыбыз тарихы, экспонатлар, атаклы шәхесләр Апасның Үзәк урамындагы һәйкәлләр белән таныштырды. 
Динара Хәйруллина Баку шәһәрендә туып үскән. Америкада, Бөекбританиядә, Бакуда белем алган. Бүгенге көндә ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының Баку шәһәрендәге вәкиллегендә эшли. 
Динара Хәйруллинаның бабасы Зур Күккүз авылыннан. Әтисе дә биредә туып үскән. 
– Бабаем миңа Апас турында бик күп сөйли иде. Минем дә туган якларны бик күрәсем килде. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Апасның матурлыгына таң калдым, – дип үзенең соклануын белдерде ул. 
Динара Хәйруллина 1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә үтәчәк VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International