Имаметдиновлар гаиләсе олы рәхмәт җиткерә

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Райондашыбыз нәни Раина Имаметдинованы аякка бастыру өчен газетабыз, электрон басмабыз битләрендә ярдәм сорап язылган язмабыз дөнья күргәч, балага ярдәм итәргә теләүче апаслылар бихисап булган.

Узган җомгада Үзәк паркта үткән ял кичендә редакциябез коллективы тарафыннан куелган махсус тартмачыкка да 9390 сум акча салынган иде. Бу акчалар Раинаның әтисе Раил Имаметдиновка тапшырылды. 
–Тирә-юнебездә изге күңелле, ярдәмчел кешеләр булуына таң калдык. Кызыбызны дәвалау өчен барлыгы 683 мең сум акча җыелды. Ярдәм кулы сузган һәркемгә гаиләбез белән олы рәхмәтебезне белдерәбез, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез, – ди гаилә башлыгы. 
Тиздән Раина әнисе Альбина белән Кытайның Пекин шәһәрендәге Канчжи реабилитацион үзәгендә дәвалану үтү өчен юлга чыгарга җыена. Аларга уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International