Балаларны Санкт-Петербургка озаттык

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Апас “Алтын алка” Боз Сарае каршына 1 август иртәсендә бик күп халык җыелуына игътибар иткәнсездер. Бу көнне район мәктәпләренең укуда, спортта, җәмгыять һәм мәктәп тормышында иң актив, призлы урыннар яулаган 30 укучы Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә кузгалды.

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, әти-әниләре, энекәш-сеңелкәшләре хәерле юл теләп, кул болгап озатып калды. Балалар Казан шәһәрендә поездга утырачак, ерак сәфәр берничә көнгә исәпләнгән. Яшь райондашларыбызны Санкт-Петербургка район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, ДЮСШ вәкилләре Гүзәл Өметбаева белән Гөлнара Зарипова озата бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International