Апаста “Тоннель” операциясе бара

2018 елның 3 августы, җомга

Бу сәгатьләрдә Апас-Каратун юлының Апас бистәсендәге Тукай урамы киселешендә “Тоннель” операциясе уза.

Район юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре райондашларның гомерләрен, сәламәтлекләрен саклау, юллардагы иминлекне тәэмин итү максатыннан, профилактика-аңлату эшләре алып бара, кагыйдә бозу очракларын кисәтәләр. Операция барышында сораулар туган очракта, райондашлар 21-5-75 телефоны аша район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International