Апаста ике машина йөртүче өйләренә җәяү кайтып киткән

2018 елның 3 августы, җомга

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Апас-Каратун юлының Апас бистәсендәге Тукай урамы киселешендә чираттагы “Тоннель” операциясе узды.

Район юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре юллардагы иминлекне тәэмин итү максатыннан, кагыйдә бозу очракларын ачыкладылар, профилактика-аңлату эшләре алып бардылар. Нәтиҗәдә, 2 машина йөртүченең транспорты техник яктан төзексез икәнлеге ачыкланып, штраф-стоянкага озатылган. 4 транспорт чарасының регистрация билгеләре укылмаган, 1 машина йөртүче һәм бер пассажир гомерен куркыныч астына куеп, руль артына куркынычсызлык каешын эләктермичә утырган. Ә бер машина йөртүчегә исә куркынычсызлык каешын эләктермичә утырган пассажиры өчен дә җавап бирергә туры килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International