Моңны яратучылар конкурста көч сынашты

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Халык музыкаль коралларының “Гармун моңы – йөрәк җыры“ дип исемләнгән II районкүләм конкурс-фестивале дәвам итә. Бу юлы ул 7 авылдан гармун моңы сөючеләрне Аюкөйдергән авылында туплады. Гармун, баян, тальян коралларында уйный белүчеләр хәзер кимеде, әмма аларның моңын яратудан халык туктамады. Конкурста 9 яшьтән алып 85 яшькә кадәр булган конкурсантлар катнашты. – Минем әтидә, абыем да гармунда уйный белә. Үзем Бакырчы авылыннан килдем. Баянны бик яратам, конкурсларда да бик еш катнашам, Аюкөйдергән авылына да Апаста булачак гала-концертка юллама оту өчен килдем, - ди Ильнур Сәмигуллин. Фестивальнең гала-концерты Апаста республика көнне үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International