Казанда Red Bull Air Race авиаярышлар буенча Дөнья чемпионатына әзерлек башланды

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Ярышлар Master классында һәм Challenger «дәгъвачылар» классында узачак.

Казанда Red Bull Air Race авиаярышлар буенча Дөнья чемпионатына әзерлек башланды. Быел, Master классыннан тыш, ярышларны Challenger «дәгъвачылар» классында катнашучылар да тулыландырды.

Үзгәрешләр шулай ук Казансу елгасы өстендәге трассага да кагылды, чөнки узган ел спортчылар тарафыннан үзенчәлекле рекорд куелган иде. Хәзер исә әлеге ялгышлар кабатланмасын өчен трасса үзгәреш кичергән.

Бүген үк «Казан» Гаилә үзәге тирәсендә зәңгәр күкне иңләгән очкычларны күрергә була – биредә пилотлар яңа трассаны үзләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International