Апаста балалар хәвефсезлеге беренче урында

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәктәпләрдә укулар башлану белән, балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан, иминлек дәресләре уздыру бурыч итеп куелды. Районның янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре дә мәктәпләрдә укучылар белән очраша.

–Җәйге каникул вакытында онытылган таләп-кагыйдәләрне укучыларның хәтерләренә төшерү мөһим. Мәктәпләргә барабыз, укучылар белән аралашабыз, әңгәмәләр уздырабыз. Куркынычсызлык сигнализацияләрен эшләтеп, өйрәнү эвакуацияләре оештырабыз, инструктажлар үткәрәбез. Олы Бакырчы, Каратун, Дәүләки, Морзалар, Апас мәктәпләрендә шундый очрашулар узды. Апасның “Кояшкай“, “Салават күпере“ бакчаларында нәниләр белән очраштык“, – ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International