Апаста хокук бозуларны кисәтү буенча җыелыш узды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Районда хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең җыелышы узды. Биредә җинаятьләрнең кабатлануына юл куймау, исерткеч эчемлекләр кулланып ясалган җинаятьләрне булдырмау, балигъ булмаганнар белән профилактика эшләре алып бару, урамнарда, җәмәгать урыннарында эшне көчәйтү, иреккә чыкканнарны эш белән тәэмин итү проблемалары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында чыгышлар ясалды. Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия председателе Алмаз Гыйбадуллин хокук бозуларны кисәтү буенча эшне көчәйтү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International