Район мәдәният йортында “Ике моң“ парлы җырчылар концерты узды.
Җыр-моңга гашыйк райондашлар кич дәвамында тамашачыны күңелле ял иттерде. Бәйгедә 12 пар катнашты. Аларның һәрберсе төрле номинацияләр буенча билгеләп үтелде. “Ике моң – 2018“ җиңүчесе булып Апастан Илнар Хәсәнов һәм Ләйсән Абеева танылды. Бу хакта тулырак “Йолдыз“ битләрендә. Тамашачы соравы белән, 11 октябрьдә концерт кабатлап куелачак һәм өстәмә сюрпризлар булачак. (0+)