Апас үзәк мәйданында 28 сентябрьдә район эчке эшләр бүлеге һәм ДНД район штабының берләштерелгән тантаналы тезелү-разводы уздырылды.
Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары, пост-патруль хезмәте һәм юл-хәрәкәт иминлеге инпекциясе-ЮХИДИ экипажлары үзәк мәйданга махсус хезмәт автотранспорт чараларын тантаналы итеп тезеп куйгач, район ДНД штабы җитәкчесе Рәшит Шәйхиев җитәкчелегендә бүген хокук сакчылары белән бергә районда тәртип сагына чыгучы ирекле халык дружиначылары да алар белән бер сафка басты. Район полиция җитәкчесенең җәмәгать куркынчсызлыгы буенча урынбасары Фәнис Шәрәфуллин тиешле боерыкны укыгач, инструктаж үткәрде. Тантаналы тезелүдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин бер төркем ДНД активистларына Мактау Хатлары тапшырды.
-Районыбыз тыныч, имин булсын. Бу уртак теләгебез һәм бурычыбыз. Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим. Барыгызга да рәхмәт, -диде ул.