Апаста Өлкәннәр көне уңаеннан төрле чаралар уза.
Җирлекләрдә өлкәннәргә күчтәнәч итеп оннар таратыла. Кызыл Тау, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Олы Болгаер һәм башка җирлек башлыклары өлкәннәр янында булды да инде.
Район башлыгы тарафыннан бер генә өлкән кешене дә игътибардан читтә калдырмау бурычы куелды. Күчтәнәчләр бирү, чәй табыннары оештыру, хәлләрен белү һәр оешмада узачак.