Түбән Балтай авылында гомер кичерүче Нурсәйдә әби Зәйнуллина 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Нурсәйдә әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин, “Свияга” агрофирмасының Балтай бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Шәрәфуллин акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юлладылар.