1 октябрь - Өлкәннәр көне

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Кадер-хөрмәт сезгә, өлкәннәр! 

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез- тормышның төрле авырлыкларын үз йөрәгегездән кичергән кешеләр. Ачлыгы да, ялангачлыгы да, кайгы-хәсрәтләре дә сезне күп сынады. Гаилә бәхетен дә, балалар мәшәкатен дә, шәхси мәшәкатьләрегезне дә читкә куеп, бар тормышыгызны хезмәткә багышладыгыз. 

Бугенге буын сезнең фидакарьлек, хезмәт казанышлары хисабына яши. Өлкәннәрнең хезмәт тәҗрибәләрен өйрәнмәскә, тормышларын белмәскә, исемнәрен мәңгеләштермәскә, алар күргәнне онытырга безнең хакыбыз юк!

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең үрнәктә яшь буын рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләнә. Безнең бурыч – сезгә лаеклы алмаш тәрбияләү. Барыгызны да Өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, озын гомер телим.

Рәшид Заһидуллин, район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International