29 сентябрь көнне Апас мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм узды.
"Әбием сандыгы", "Минем шәҗәрәм", "әбием һәм бабам", "Безгә ел-бәла түгел, әгәр күңел яшь икән" күргәзмәләре оештырылды. Кадерле кунакларны керү алдыннан мәктәп үзидарәсе укучылары каршы алды һәм "күңел өчен Изгелек" акциясе уздырдылар. Хезмәт ветераннары өчен концерт программасы оештырылган иде, анда җылы сүзләр, изге теләкләр яңгырады, матур җырлар, биюләр, елмаюлар балкыды. Биш дистәгә якын кешене җыйган бәйрәм, чәй өстәле артында дәвам итте.