Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2018 елның 9 октябрендә Апас урта мәктәбенең 8а сыйныф укучылары Фәхретдинова Гөлнара Шәйхулла кызы җитәкчелегендә архив бүлегенә килделәр.
Архив бүлеге җитәкчесе Алсу Идиятова архив саклагычлар буенча экскурсия үткәрде, документларны саклау шартлары, ничек һәм нинди очракларда архивка мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сөйләде. Мәктәп укучылары кыйммәтле документлар белән таныштылар, аларда хуҗалык китаплары, «Йолдыз» район газетасы кушылдыклары аеруча кызыксыну уятты.