Олы Болгаер җирлеге башлыгы өлкәннәр янында кунакта булды

2018 елның 12 октябре, җомга

Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, 40 ел китапханәче булып эшләгән Елизавета Ибраһимова янында булып, аның хәлләрен белеште, котлауларын ирештерде. Елизавета әби әле дә тик кенә утырмый.

Ул бәйләү, чигүгә бик остса. Яраткан шөгыленнән бер дә аерыласы килми аның. Әби үзен хөрмәт итүчеләргә рәхмәтләрен ирештереп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International