Кечкенә генә булуына карамастан, язмышның авыр сынаулары белән очрашырга мәҗбүр булган Раина Имаметдиновага ярдәм йөзеннән Хәйрия концерты узды.
Биредә күпсанлы танылган артистлар катнашты.
–Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, күп вакыт кеше борчуына борылып карарга вакытыбыз да калмый кебек. Янәшәбездә язмыш сынаулары алдында тез чүкмичә, бәхет өчен көрәшүчеләр шактый бит. Аларга безнең тарафтан кечкенә генә ярдәм дә, таулар күчерердәй көч бирә. Апаста яшәүче, бүгенге көндә Кытайда дәваланучы кечкенә Раинага һәм аның гаиләсенә дә андый көч һәм безнең ярдәм бик кирәк. Чөнки баланы терелтү өчен күп акчалар таләп ителә. Хәйрия концертыннан җыелган акчалар аларга аз гына булса да ярдәм булсын иде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев.
Концертка зал тутырып тамашачы килде. Республика күләмендә танылган җырчылар белән беррәттән, үзебезнең сәхнә осталарыбыз да чыгыш ясады. Барлыгы 340 билет сатылды. Шулай ук куелган тартмачыкка акча салып та, матди ярдәм күрсәтүчеләр булды. Җыелган акча Имаметдиновлар гаиләсенә тапшырылды.