"Балалар мәсьәләсе" буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С. М. Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга «Балалар мәсьәләсе»хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

Бу чара Яр Чаллы шәһәренең «1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае " өстәмә белем бирү муниципаль автоном белем бирү учреждениесе базасында узачак.+7(8552)-56-91-15.

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:

  • баланың тормышка, җәберләүдән, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау;
  • баланың сәламәтлек саклау һәм сәламәт үсеш хокукын саклау;
  • баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукы, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да,
  • мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;
  • Социаль тәэминатка хокукны үтәү;
  • баланың торак, башка милек хокукларын үтәү һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International