Хәлең ничек райондашым?

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген районда яшәүче I төркем һәм тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән райондашларның тормыш шартларын карау, хәлләрен белү максатыннан рейд үткәрелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, кеше хокукларын яклау буенча җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Светлана Салаватуллина, Гөлназ Фахрутдинова I төркем һәм тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән 20 райондашыбызның өенә барып, тормыш шартлары белән танышты. Аларның борчыган сораулары урында ук уртага салып сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International