Бүген, 29 октябрьдә, комсомол туган көн билгеләп үтелә.
Комсомол мәктәбен үткән, чыныккан өлкәннәребез бу көнне әле дә сагынып искә алалар. Бүгенге бәйрәм көнендә Апасның комсомол активистлары булган, бу оешмада төрле җаваплы вазифалар башкарган өлкәннәребез “Туган якны өрәнү” музеена җылы очрашуга җыелдылар.
Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов комсомол тарихы, данлыклы якташларыбыз турындагы истәлекләр яңгыратты. Музейда урын алган Комсомолның 100 еллыгына багышланган “Комсомолда чыныкканнар” дип исемләнгән махсус фотокүргәзмә белән таныштырып үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бирегә килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады. Үзе дә мәктәп елларында комсомол активисты булган, чыныгу мәктәбе үткән җитәкче комсомол оешмасының әһәмиятен ассызыклап үтте.
– Комсомолда без чыныктык, чын тормыш мәктәбе үттек. Эшләргә, яшәргә өйрәндек, – диде ул.
Очрашу кызыклы чыгышлар белән үрелеп барды. Район мәдәният йорты хезмәткәре Айрат Айтуганов үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Биредә утыручы һәркем үзенең яшьлегенә кайткандай булды.