Апаста “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең конференциясе узды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Биредә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле 29 башлангыч бүлекчәсе делегатлары, район Советы депутатлары, партиянең сәяси советы әгъзалары, «Яшь гвардия» вәкилләре, активистлар һәм тарафдарлары катнашты. 
Конференцияне “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Румия Идрисова алып барды. Биредә катнашучылар Апас җирле бүлегенең 2018 елдагы эшенә йомгак ясадылар, киләсе чорга бурычлар турында фикер алыштылар. Башкарылган эшләр турындагы хисап белән җирле бүлекчә секретаре урынбасары Ленар Хантимиров чыгыш ясады. "Районны төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча башкарылган эшләр күләме шактый зур. Апасыбыз көннән-көн төзекләнә, матурлана, райондашларыбыз көнкүреше шартлары да яхшыра бара. Яңа биналар калкып чыгып, халыкны сөендерә. Соңгы вакытта гына Апасыбызда йөзү бассейны, спорткомплекс халык хозурына тапшырылды. Иске Әнәле авылында төзелгән балалар бакчасы һәм мәктәп бинасы да сабыйлар өчен зур шатлык булды. Без ирешелгәннәрдә тукталып калмыйбыз һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәбез», - дип ассызыклады ул. 
Конференциядә катнашучы «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк сәяси советы әгъзасы Динар Бариев та апаслыларның эшенә югары бәя бирде. 
– Апаслылар безнең һәрчак алда. Матур эшләре, яңалыклары, уңышлары белән һәрчак сөендереп торалар, – дип белдерде ул. 
Шулай ук ул партия активистларына намуслы хезмәтләре һәм «Бердәм Россия» эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары һәм партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды. Конференция кысаларында партиянең Апас җирле бүлекчәсе җирле сәяси советы составына кайбер үзгәрешләр дә кертелде. Яшерен тавыш бирү юлы белән ротация үткәрелде. Күпчелек тавыш белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хайруллина җирле сәяси советы әгъзасы итеп сайланды. Соңыннан "Бердәм Россия " партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVIII конференциясенә Апас җирле бүлегеннән делегатлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International