Апаста репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан чаралар уза

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан Апаста искә алу чаралары узды.

Районда әлеге елларның шаһиты булган 4 кеше яши. Аларның өйләренә барып, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыклары хәлләрен белеп, тормыш-көнкүрешләре белән танышты. 
Апаста яшәүче Бибинур Бәдретдинова, Иске Йомралыдан Рушания Галимҗанова кабат шул еллардагы вакыйгаларга әйләнеп кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International