Көндез һава температурасы ике градустан артык җылынмаячак.
Татарстанда киләсе өч тәүлектә һава торышы салкын Скандинавия антициклонына бәйле булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якшәмбе, 28 октябрьдә, төбәк аша уза торган атмосфера фронты көчле җил, юеш кар, яңгыр алып килгән булса, хәзер метеорологик вазгыять бераз үзгәрә.
1 ноябрьдә урыны белән яңгыр һәм кар көтелә, бозлавык булуы мөмкин.
Аннан соңгы көннәрдә төнлә 4–9 градус салкын булачак. Көндез –3тән +2 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә республика синоптиклары.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/29/174274/