Апаста, Татарстан Респбликасының конституциясе көне уңаеннан, волейбол буенча турнир узды.
Зур спрот бәрәмен район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров башлануын игълан итте. Турнирда 4 команда катнашты. Финалда мәгариф бүлеге һәм Строймаркет командалары ярышты. Җиңүче 3нче сетта гына билгеле булды. Ярышның нәтиҗәләре: 1 урын - Мәгариф бүлеге; 2 урын - Строймаркет; 3 урын - Эчке эшләр министырлыгы бүлеге.
Дамир Салахов, турнирның спонсоры буларак, уенчыларга рәхмәтен белдереп, кубок, медалләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.