Архивта экскурсия

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

19 ноябрь көнне Апас урта мәктәбенең 4в сыйныф укучылары Илһамия Фәһим кызы Сибгатуллина җитәкчелегендә район архивына бардылар.

Экскурсияне Башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Алсу Шәүкәт кызы Идиятова үткәрде. Экскурсия барышында балалар архивтагы эш үзенчәлекләре белән таныштылар. Укучылар егерме дүрт меңнән артык эш саклана торган саклау урынында булдылар. Балаларга монда нинди документлар саклана, архив фонды ничек формалаша, кирәкле мәгълүматны ничек табарга кирәклеге турында сөйләделәр. Экскурсия архив документларын күрсәтү белән үрелеп барды. Укучылар зур кызыксыну белән иске документларны карадылар, барыннан да күбрәк аларны латинча язылган документлар кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International