Татарстан Росреестры кадастр инженерлары рейтингын яңартты

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Росреестрның  Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын арттыру буенча эшләр алып барыла. Кадастр исәбенә куйганда һәм милекнең дәүләт теркәве үтүе документларны сыйфатлы итеп башкаруга бәйле.

Милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженерлары мөһим роль уйный. Шунлыктан аларның рейтингы алып та барыла. Алар белән Росреестрның рәсми сайтында танышырга була. rosreestr.tatarstan.ru сайтында “Выбери кадастрового инженера” бүлегендә. Рейтинг 10 айлык эшчәнлек буенча да, шулай ук бер ай – октябрь өчен дә төзелгән.

Татарстан Росреестры искәртә: заказчылар  кадастр инженер тарафыннан башкарылган эш белән канәгать булмасалар,  алар (843) 291-05-10 телефоны буенча  «Ассоциация кадастровых инженеров Поволжья»  хезмәтенә шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International