27 ноябрьдә Апасның ЗАГС бинасында районыбызның 4 гаиләсе тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты алды. “Әниләр көне” уңаеннан “Ныклы гаилә” партия проекты кысаларында узучы бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина, районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашты. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.