Апаста алиментлар буенча суд приставлары рейд уздырды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Суд приставы Рамиль Гиматдинов социаль белгеч Ләйсән Вәлеева белән берлектә алимент түләмәүчеләр адреслары буенча рейдка чыкты.

Адреслар аз түгел, төрлесе төрле авылда. Машина белән барган чакта аңлатмалар да алып булды. Рамиль Гиматдинов белдерүенчә: суд приставлары мәгълүматны пенсия фондыннан һәм салым органнарыннан ала. Әгәр дә кеше эшләп тә алиментларын түләми икән, бу тиешле акча аның зарплата фондыннан баслып калына, ә инде кеше эшсез икән, яисә рәсми булмаган эштә эшли икән аның түләнергә тиешле алименты илкүләм уртак хезмәт хакыннан исәпләнә. Бүгенге көндә аның күләме 43 мең сум тирәсе тәшкил итә.

Беренче адрес буенча барабыз, гаиләнең 2 баласы башка гаиләдә тәрбияләнә икән. Алиментларны түләгәннәре юк. Моның өчен нинди җәза каралганы турында да белмиләр. Суд приставы аларга аңлатма язырга тәкъдим итә һәм аларга түләмәү очрагында нинди җаваплылык каралганын искәртеп үтә. Приставлардан соң мондый кешеләргә административ җаваплылык каралган, ә инде аннан соң да аларның үз балалары каршында бурычы түләнә башланмый икән, мондый очракта инде алар өчен җинаять кодексы каралган.

Барлыгы рейд барышында биш адрес буенча булырга туры килде, ике адрес буенча кешеләрен бөтенләй тавып булмады, күршеләре дә инде без аларны күптән күргәнебез юк дип җавап бирделәр. Тагын бер адреста да шулай ук алимент түләмәүчене күргәнебез юк дип әйткәннәр иде, тик аннан соң башка адрес буенча киткәч әлеге кеше үзе пристав белән хәбәргә чыкты, мөгаен инде эчендә җаваплылык хисе уянгандыр дип ышанып каласы килә.

Рамиль Гиматдинов инде һәрбер эш юк бит дип әйтүчеләргә болай дип җавап бирде: “Сезнең районда алиментлар түләмәүчеләр буенча комиссия эшләп килә, һәр туган сорауларга җавап бирергә ашыга. Эш урыны булмаучыларга да булышачакларын искәртәләр. Шушылай хакимият тә сезгә булышкан чагында мөрәҗәгать итегез, үз балаларыгызны яшәү чыганагыннан мәхрүм итмәгез!“, - диде.

Айрат Аминов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International