Дәвеш авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Дәвеш авылында республикакүләм программага нигезләнеп фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул авыл уртасында мәчет белән янәшәдә урын алды.

Дәвеш авылының олысы-кечесе әлеге вакыйганы сөенеп кабул итте һәм ачылу тантанасына да бик теләп җыелды. Авылда иртәдән җыр-моң яңгырады, фельдшер-акушерлык пункты янәшәсендә тәмле коймак пеште, чәй кайнады.

Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидулллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Фәнис Исхаков, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район үзәк хастананәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин катнашты.

–Дәвеш халкы һәрчак үзенең булганлыгын күрсәтеп килә. Мәдәният йортыгыз матур, төзек, суыгыз бар, автобус йөреп тора. Киләчәктә дә матур итеп эшләргә, күркәм уңышларыгыз белән сөендерергә сезгә. Районда бик күп эшләр эшләнә. Бүгенге көндә Иске Йомралыда мәдәният йорты төзекләнә, Татар Пучинкәсендә яңа клуб төзелә. Киләчәктә Урта Балтай хастаханәсендә өлкәннәр өчен 18 көнлек дәвалау оештырырга дигән максатыбыз бар. Әлеге фельдшер-акушерлык пункты да сезгә хезмәт итсен, ләкин берегезне дә авырулар борчымасын, – диде район башлыгы.

Авылның шәфкать туташы Фаянур Нургалиева 33 елдан бирле халык сәламәтлеге сагында тора. Ул Дәвеш һәм Чирү авыллары халкына хезмәт күрсәтә.

–Яңа бина өчен сөенеп бетә алмыйбыз. Җылы, якты, уңайлы. Эшләр өчен бөтен шартлар да бар. Мондый уңайлылык төшкә дә кермәгән. Салкын бинада эшләү инде артта калды. Рәхмәт безне яңа биналы итүчеләргә, – диде ул.

Авылга фельдшер-акушерлык пункты кирәклеге хакындагы тәкъдимне аксакал Рифкать абый Низаметдинов җиткергән.

–Бар гомерем Дәвештә узды. Яшем дә 90га җитеп килә. Мондый зур сөенечне күрә алуыбызга шатбыз. Сүзебезне игътибарга алып, озак та тормый төзелеш эшләре башладылар. Нәтиҗәсе – күз алдыбызда, – ди ул.

Назирә апа Гатауллина да фельдшер –акушерлык пункты төзүне шатланып кабул иткән.

–Фаянур минем күршем дә, авылдашым да. Нинди генә сорау туса да, аңа киләбез. Йөгерә, чаба, бөтен эшкә өлгерә. Хезмәтен дә намус белән башкара, йортын да карый, сәламәтлеге какшаган каенатасын да тәрбияли. Салкын бинада күп эшләде. Хәзер аның өчен сөенеп бетә алмыйбыз. Яңа бинаның рәхәте булсын, озак еллар хезмәт итсен, Фаянур да исән-сау эшләсен, – диде Назирә апа.

Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров соңгы елларда Апаста зур эшләр башкарылуын, республикакүләм программаларның тормышка ашырылуын билгеләп узды.

–Авыл җирендә иң беренче ярдәм сорап фельдшер-акушерлык пунктына киләбез. Беренче дәваны, киңәшне дә шәфкать туташларыннан алабыз. Бик кирәкле бина. Сезнең районга киләсе дә җиңел. Чөнки сездә барлык эшләр вакытында, җиренә җиткереп башкарыла. Рәхмәт республика җитәкчелегенә, район башлыгына, – диде җитәкче.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Фәнис Исхаков республикада 420ләп фельдшер-акушерлык пункты төзелүен билгеләп узды. Дәвешлеләрне әлеге мөһим вакыйга белән тәбрик итте.

–Фельдшер-акушерлык пунктлары белән генә чикләнеп калмадыгыз, сезнең район үзәк хастаханәсендә дә киң күләмле төзекләндерү эшләре бара. Барысы да халык сәламәтлеген кайгыртып эшләнелә. Районның ярдәме, тырышлыгы сизелә. Шуңа да нәтиҗә бар. Сау-сәламәт булыгыз, эшләрегез тагын да уң булсын, – диде республика вәкиле.

Соңыннан барлык кунаклар район башлыгы җитәкчелегендә үзәк хастаханәдәге үзгәрешләр, поликлиникадагы яңалыклар белән таныштылар, лифт хезмәтен сынап карадылар. Туган якны өйрәнү музеенда булып, мамонт, яңа гына кайткан үләмәзавр һәм башка бай эчтәлекле заллар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International