«Бердәм Россия» партиясе оешуга 17 ел тулу уңаеннан Апас җирле кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итү узды. Кабул итүне КФУ ның беренче проректоры Рияз Минзарипов үткәрде
Кабул итүгә барлыгы 13 кеше килде. Бирелгән сорауларның күбесе югары белем алу, максатчан укыту һәм квалификация күтәрү белән бәйле иде. Шулай ук алдагы кабул итүләр вакытында хәл ителгән кешеләрдән рәхмәт сүзләре дә булды.
Рияз Гатауллович КФУның төрле факультетларына керү өчен кирәкле керү балларын яңгыратты, шулай ук аттестат өчен укырга керүчеләр өчен бик файдалы мәгълүмат сөйләде.
Сорау бирүчеләр Балтай авылында урнашкан “Рассвет реабилитацион үзәген терләкләндерү, авыл җирлекләре депутатларына декларация тутыруны бетерү, яки 2 НДФЛ белешмәсенә алыштуры турында да сүз кузгалтты. Әлеге сораулар эшкә алынды..
Шулай ук партиянең туган көне кысаларында 30 ноябрьдә 8.00 -16.00 вакыт аралыгында «Бердәм Россия» партиясенең гражданнарны кабул итү бүлмәсендә (Апас штп, Совет урамы, 2 йорт), партиянең һәр беренчел бүлекчәсендә, авыл җирлекләренең башкарма комитетларында кабул итүләр узачак. Кабул итүне партиянең беренчел бүлекләре секретарьлары, җирле үзидарә депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары алып барачак.