Район күләмендә барган “Иң шәп чыршы уенчыгы” конкурсында барлык мәктәп укучылары да, балалар бакчалары нәниләре дә бик теләп катнашкан.
Алар әти-әниләре ярдәме белән, кул астында булган материалларны эшкә җигеп, кулдан гадәти булмаган уенчыклар ясаганнар. Мамык, картон, пластик шешәләр, стаканнар, ялтыравык җылыткычлар барысы да чыршы уенчыгына әверелгән. Чыршы уенчыкларының иң-иңнәре “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә тупланган. Тиздән әлеге могҗиза уенчыклар Үзәк чыршы күрке булачак.