Апаста коррупция гамәлләрен кисәтү буенча җыелыш узды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Коррупциягә каршы эшчәнлек буенча чираттагы җыелыш район үзәк хастаханәсендә узды

Район прокуроры Артур Шәрипов, коррупциягә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы ярдәмчесе Алмаз Сөләйманов, районның баш табибы Алмаз Алиуллин медицина хезмәткәрләре алдында чыгышлар ясадылар. Коррупция гамәлләрен кисәтү, таләп-кагыйдәләр белән таныштыру, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хокукларын аңлату төп тема иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International