Алар район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән очрашты. Бәйрәм белән тәбрик итәргә “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин килде.
Район мәдәният йортына иртәдән үк Кыш бабай һәм Кар кызлары җыелды. Алар арасында сабый баланы да, өлкән булып та, яшь күңелле кала белгән райондашларны да очратырга була иде. Шулай ук төрле әкият геройлары булып киенгән балалар бәйрәм кәефе өстәде. Кунак булып килгән һәркемне җылы сәламләп, изге теләкләр белән каршыладылар алар. Фойеда һәркем өчен чәй эчү, тәм-томнардан авыз итү мөмкинлеге бар иде. Әлеге хезмәтне эшмәкәр Лилия Зәйнуллина үз өстенә алды.
Район мәдәният йорты сәхнәсеннән җыр-моңнар агылды. Дәртле биюләр күңелләрне җилкендерде.
“Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин райондашларны бәйрәм белән тәбрик итеп, тиздән ачылачак Татар Пучинкәсе клубына аппаратура алу өчен 60 мең сумлык Сертификат бүләк итте.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бәйрәмне ачык дип белдереп, соңгы вакытта районда булган яңалыклар белән таныштырды, изге теләкләрен җиткерде.
Сәхнә түренә 50, 55, 60 ел парлы гомер итүче гаиләләр чакырылды. Аларга район башлыгы Рәхмәт хатлары, ак шәл һәм түбәтәйләр бүләк итте.
Җылы эчтәлекле концерт программасы караганнан соң, барлык кунаклар Үзәк ял паркына юл тотты. Биредә Үзәк чыршыны ачу тантанасында катнаштылар. Соңыннан алар Апас урта мәктәбе, аграр көллият ашханәсендә һәм Хәйдәр Булатов җитәкчелегендәге кафеда кунак булдылар, тәмле сыйлардан авыз иттеләр. Бәйрәмгә килгән һәркем Кыш бабай күчтәнәче алды.