Апаста антитеррор комиссиясенең утырышы үтте

2018 елның 28 декабре, җомга

Район хакимиятенең зур утырышлар залында 27 декабрьдә Антитеррор даими комиссиясе рәисе урынбасары М.Р. Гафиятуллин һәм район башлыгы урынбасары Л.Т. Хантимиров катнашында район антитеррор даими комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде.

Дәүләт куркынычсызлык хезмәткәре утырышта катнашучыларны закондагы яңалыклар белән таныштырды. Район оешмалары, дәүләт идарәсе органнары, көч структуралары җитәкчеләре һәм белгечләр ел дәвамында башкарылган эшкә хисап тотты. Районда Яңа ел бәйрәмнәрен исән-имин, тиешле югарылыкта уздыру турында киң сөйләшү уздырылды. Районда 10 январьга кадәр янгын куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә, бу режим төгәл үтәлергә тиеш дип ассызыкланды. Һәр обектның Куркынычсызлык паспортларын булдыру, мәктәпләрдә яшүсмерләр арасында киң аңлату эшләре алып бару, психологлар эшен җәелдерү, районда “Кибер-дружина“лар булдыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International