Апаста хастаханәдә ятучылар бүләк алды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган райондашлар район башлыгы исеменнән бүләкләр алды.

Кыш бабай һәм Кар кызы аларның һәрберсе янында булып, бүләген бирде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин хәлләрен сорашып, изге теләкләрен җиткерделәр. Дәваланучылар үзләре дә шигырьләр сөйләп, күңелләрен күтәрергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International