Апаста балалар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме үтте

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

5 январь көнне районыбызның уку алдынгылары, республикакүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучылар, мөмкинлекләре чикләнгән һәм әти-әни назыннан мәхрүм балалар бергәләшеп район мәдәният йортында район башлыгы Чыршы бәйрәменә җыелдылар.

Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле әкият геройлары балаларны күңелле ял иттерде. Апас, Балтай мәктәбе укучылары, “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүче балалар бәйрәм тамашасы күрсәттеләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк иттеләр. Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина катнашты. 
Бәйрәм барышында төрле Бөтенроссия, республикакүләм конкурсларда беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган укучылар, Апас мәктәбенең “Яшь армиячеләр”, волейболчы кызлар командасы, “Тамчы-шоу” телевизион уенда җиңүгә ирешкән Морзалар урта мәктәбе укучылары командасы, “Сәләт” балалар иҗаты үзәгенең “Мастерица”, “Алтын куллар” оешмасы, “Пилигрим” бию төркеме, Апас мәктәбенең яшь географчыларының “Азимут”, “Факел” хәрби-патриотик командалары, Каратун мәктәбенең “Хыял” бию төркеме сәхнә түренә чакырылып, сертификатлар белән бүләкләнделәр. 
Балалар бәйрәм-тамашадан тәмле бүләкләр алып, канәгать калып, тагын да тырышыбрак укырга, тагын да активрак булып, киләсе елга да кабат очрашырга сүз биреп таралыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International