Апас районы көрәшчеләре – беренче!

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Апас районы башлыгы кубогы һәм призларына көрәш ярышлары узды.

Ярыш көне буе дәвам итте. Иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. 12 үлчәү категориясе буенча җиңүче билгеләнде. Беренче урын алучы һәр көрәшче өенә тәкә алып кайтты. Икенче һәм өченче урын яулаган көрәшчеләргә акчалата бүләкләр бирелде. Һәр җиңүчегә Мактау грамотасы, медальләр әзерләнгән иде. 
Командалар арасында беренчелек Апас районы көрәшчеләре кулында. Алар үзләрен келәмдә иң көчлеләр итеп таныттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International