Халык җыеннарының чираттагысы бүген, 17 гыйнвар көнне, Коштавылы, Дәвеш һәм Табар Черкене авыл җирлекләрендә үтте.
Авыл җирлекләре башлыклары башкарылган эшләр, авыл халкының көнкүреше хакында чыгыш ясадылар. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров райондагы яңалыклар, авылларда киләчәккә планлаштырылган эшләр белән таныштырды.



