Заготзерно бистәсенең хөрмәтле акъәбисе Зәйтүнә апа Сабирова Ил башлыгы Котлавын алды

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Бала чагында ул гаиләсе белән Ленинград шәһәренә күченеп китә. Озакламый илдә сугыш башлана. Зәйтүнә әбинең гаиләсе эвакуацияләнеп, Башкортстанга күчерелә. Сугыш беткәч, алар янәдән туган якка кайталар. Зәйтүнә әби озак еллар Каратун ашлык кабул итү пунктында хезмәт итә. Сугыш кырларыннан кайткан Салих исемле егеткә кияүгә чыгып, бергә-бергә матур тормыш коралар. Ел артыннан ел уза. Әкренләп гомер көзләре дә килеп җитә. 
Бүгенге көндә Салих абый вафат, ә Зәйтүнә әби сеңелесе Рузалия апа тәрбиясендә гомер кичерә. Җәйләрен алар Заготзерно бистәсендәге йортында уздырсалар, кышны дәүләт тарафыннан сугыш ветераннарының тол хатыннарына бирелгән фатирында үткәрәләр. 
90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Зәйтүнә әби Сабировага Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова әбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International