Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Апас районында да Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Галия апа Гыйззәтуллина Тутай авылында гомер кичерә. Ленинград камалышта калган вакытта аңа нибары 4 яшь була. Дүртиледә яшәүче Сария апа Сафина да балачагында шомлы елларның шаһиты булган. Сария апа ул елларны бик дулкынланып искә ала. 5 яшьлек сабый күңеленә ул вакыйгалар мәңгелеккә уелып калган. Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин аларга Санкт-Петербург җитәкчелеге тарафыннан җибәрелгән “Истәлек билгесе“, Сертификат һәм бүләкләр тапшырды.
Апас мәктәбе укучылары да Ленинград блокадасы батырларын зур хөрмәт белән искә алдылар. Биредә Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел тулуга багышланган зур чара узды.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, музей җитәкчесе Рәмис Ногманов катнашып, чыгыш ясадылар. Балаларга изге теләкләрен җиткерделәр. Чарага ул елларны үз күзләре белән күреп, йөрәге аша кичергән Дүртиле авылыннан Сария апа Сафина да килде.
Залда утыручы һәркем аны кул чабып сәламләде. Сария апа Сафина Ленинградның фашист һөҗүменнән азат ителү көнен һәр ел саен күз яшьләре белән искә ала. Ул вакытта аңа нибары 5 яшь була.
- Ничек исән калганбыздыр инде. Без дүрт бала үстек. Ашарга юк. Ипигә чират торганда, әни алып биргән бер телем ипине дә урлап качтылар. Тревога башлангач, кая качарга белмәдек. Ничек кирәк алай исән калып, безне тәрәзәсе дә булмаган терлек ташый торган вагоннарга утыртып озаттылар. Юл бик озак булды. Кайтып кергәндә, авылда берни дә юк иде. Мунчада яшәдек, - дип хатирәләрен яңартты ул.
Ленинград камалышы турында эчтәлекле документаль фильм да укучыларны тетрәндерде. Һәркемне ипи, тыныч тормыш кадере хакында уйландырды.
“Сәләт” балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче “Сугышчан дан” музеенда бу истәлекле вакыйгага багышланган эчтәлекле чара узды. Үзәкнең өстәмә белем бирү педагогы, тарихчы Гөлнур Насыйбуллина балаларга Ленинград камалышы вакыйгасы, батырлык күрсәтеп, һәлак булган райондашларыбыз турында сөйләде, күргәзмәләргә күзәтү ясады. Соңыннан балалар белән бергәләп әңгәмә корып, аларның сорауларына җавап бирде.