Печән өсте-2012

2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Районның баш инженеры Илдус Амануллин белдергәнчә, басу-кырларда быел булганнарына яңа “ПРС-180” маркалы унбишләп печән рулонлау агрегаты өстәлүе көтелә. Үләннәрне теземнәргә егуда “ЖРБ” маркалы чапкычлар таккан 25кә якын комбайн катнашачак. Районыбызның машина-трактор паркында чит илдә чыгарылган чапкычлар да җитәрлек. Алар арасында 3 данә 9 һәм 7шәр метр киңлектә үләннәрне теземнәргә салучы “Макдон”, 2 данә “КПР-9” һ.б.лар бар.

Комиссия “Табар”, “Алга” хуҗалыкларында 20 майдан ашлык суктыру комбайннарын ремонтлау эшенә керешүне дә югары бәяләде. “Зөя” агрофирмасы машина-трактор паркларында да бу эшне озакка сузмыйча башлаучы бүлекчәләр бар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International