Молодец, Айгөл!

2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе
Апас мәктәбе укучысы Айгөл Василованың даны бик еракларга таралды. Спорт сөюче бу кыз ничек шулай танылган дисезме? Үзенчәлекле спорт төре – гер күтәрүне үз итте ул. Әтисе, абыйсыннан күреп кечкенәдән гер күтәрү белән шөгыльләнде. Һәм уңышлары да озак көттермәде. Ел саен бу тырыш кыз район, мәктәп данын яклап төрле бәйге­ләрдә катнаша, уңышлары белән сөендереп тора. Әле күптән түгел Архангельск шәһәрендә узган гер спорты мас­терларының дөнья чемпионатында катнашып, үз тиңдәшләре арасында 12 килограммлы герне бик оста “уйнатып” дөнья һәм Европа чемпионатында беренче урынны алды. Молодец, Айгөл! Без синең белән горурланабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International