2019 ел – Россия Федерациясендә Театр елы буларак игълан ителде
Шул уңайдан районда театрлар фестивале уза. Аның беренче көне Олы Бакырчы һәм Шыгай авылы мәдәният йортларында узды. Җирлекләрнең сәхнә осталары тамашачыга чыгышларын тәкъдим иттеләр. Иң яхшы куелган спектакльләрне район тамашачысы да күрә алачак.
Шыгай авылы клубында фестиваль кысаларында Аманулланың “Кар калада Яңа ел“ әкият-тамашасы сәхнәләштерелде. Балалар өчен язылган спектакльне нәниләр дә, олылар да бик оста башкардылар.