Апас мәктәбенең атаклы физкультура укытучысы Таһир Халитов истәлегенә чаңгы ярышы узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Дәвеш авылында “Свияга” ял-сәламәтләндерү үзәге базасында Апас мәктәбенең атаклы физкультура укытучысы Таһир Халитов истәлегенә чаңгы ярышы узды.

Биредә мәктәп укучылары катнашты. Кызлар һәм егетләр матур табигать кочагында урын алган чаңгы юлына басты. 2 чакрым араны җитез әйләнеп килде алар. Иң-иңнәр ачыкланды һәм бүләкләнде. 
Спорт бәйрәмендә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина катнашты һәм спортчыларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International